Главная страница
qrcode

Алып баручы р туган та ирд тыныч булсын, Имин булсын иде д ньялар. Аяз к гебез болыт капламасын, Елмайсыннар ирд сабыйлар. Козге экият (сценарий)


НазваниеАлып баручы р туган та ирд тыныч булсын, Имин булсын иде д ньялар. Аяз к гебез болыт капламасын, Елмайсыннар ирд сабыйлар. Козге экият (сценарий)
Дата31.10.2019
Размер18,2 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файлаКозге экият.docx
ТипСценарий
#80375
Каталог

Алып баручы:Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебез болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

 

"Козге экият"(сценарий)

Борын­борын заманда да түгел, Метрәй дигән бер авылда яшәгән ди,булган ди бер патшалык.Ул патшалыкның исеме”Ләйсән”балалар бакчасы

булган ди.Бу патшалыкта һәрвакыт кызыклы бәйрәмнәр үткән,матур җырлар яңгырап торган. Балалары бик тәрбияле,тәртипле булганнар ди ,ә

тәрбияче апаоары бик белемле,тырыш кешеләр булган.

Җыр: “Безнең бакча”.

Балалар һәр бәйрәмне көтеп алалар “Ләйсән”дигән күңелле дөньяда алар биергә,җырларга,матур шигырьләр сөйләргә ,бергә дус ,тату булып

күңелле уеннар уйнарга яратканнар.Ә,”Ләйсән” дигән патшалыкта гел үзгәрешләр булып кына торган.Табигать патшабыз бу кечкенә билләмәне

әйләнеп,карап кына торган.Яз җитсә балалар бакчасы шау­гөр килгән. Патшалыкта язгы эшләр башланган.Тәрбияче апалары белән бергә

балалар чәчәкләр утыртырга бик яратканнар,шуңа күрә “Ләйсән”патшалыгы һәрвакыт чәчәккә күмелеп торган.

“Чәчәкләр,күбәләкләр биюе”.

Менә шулай шат,тыныч кына яшәгәндә чәчәкле,күбәләкле матур дөнья үзгәреп китә.

( Җил тавышы,яңгыр болыты керә. Ул әйләнеп, яңгыр бөртекләрен чәчеп балаларны куркыта.)

Болыт:

Ха­ха­ха!!!!!!! Бетте матур көннәрегез мин сезнең тыныч дөньягызны тар­мар итәргә килдем! Мин салкын яңгыр болыты! Мин суык

яңгыр,пычраклар алып киләм сезгә. Сезне туңдырам,сазлар чәчрәтәм.Чәчәкләрегез шиңеп бетәчәк,бакчагыз да ямьсезләнеп калыр әле!Вәт

сезгә!!

1 бала:Тукта!Тукта яңгыр усалланма әле син! Без бит көз киләсен беләбез.Әйдә дус булыйк!

2.бала: Яңгыры да кары да безгә якын бары да!


Болыт: Тукта,тукта! Сез нишләп миннән бер дә курыкмыйсыз әле?

Тәрбияче:Әй,яңгыр,безнеңбалалар бар нәрсәне дә беләләр!Табигать фасылларының алмашуын да.Әйтегез әле балалар:


­ нинди ел фасылларын беләсез?


­айларның исемнәрен?


­көннәрнең исемнәрен?


­безнең район исеме?


­авылыбыз исеме?


­көз көнендә табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Күрдеңме болыт алар бар нәрсәне дә беләләр көзнең нинди булгасын да белеп торалар!

“ Көзләр килә”.

“Безгә бәйрәм килде”(Түгәрәк уен).

Көй.Яңгыр китә.

А.Б: Менә шулай безнең кечкенә патшалыгыбызда зур җиңүләр яулана. Ел фасыллары әйләнә тора,балалар үсә тора. Чираттагы бәйрәм җитә.

1. Көз көннәре килеп җитте.

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

1. Яфракларны алтын белән


Кем төнлә бизәп йөргән?

Танымыйча торам икән

Бакчабызга көз килгән.

1. Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп.

Көн дә бакчага барабыз

матур күлмәкләр киеп.

1. Бик күңелле урамда

Алтын­сары бар дөнья.

Җил яфраклар бетә,

Көз шатлана,сөенә.

“ Яфраклар белән бию”.

А.Б: Менә шулай “Ләйсән” балалар бакчасына көз килә.Һәр ел фасылы үзе матур. Кыш безегә ак карлары,чыршы бәйрәме белән күңелдә аерым

урын алса,җәй тәмле җиләкләре,матур чәчәкләре,җылы көннәре белән якын.Яз айлары яшел бөреләре,җылы яктан кайткан кошлары белән

күңелгә кереп кала.Ә,көз айлары бигрәк матур. Бар дөнья сары,кызыл алтын төскә керә.Агачлар иң матур күлмәкләрен киеп көз килгәнен

көтәләр. Бакчаларда эшләр төгәлләнә.Уңыш җыеп алына,кыш ашарга базларга салына.Эшләр кими.Без кышка эзерләнәбез.

А.Б: Көз килгәч байлык арта. Безнең бакчада да яшелчәләр мулдан булды.

Матур көй ишетелә

. Залга көз керә.

Исәнмесез балалары! Мин сезгә көз бәйрәменә кунак булып килдем!

“Сөмбелә” җыр.

И, балалар, бигрәк матур җыр белән каршы алдыгыз.Рәхмәт сезгә.Килгәндә бар җирне карап килдем.Бик матур хезмәт куйгансыз икән җәй буе.

Чәчәк­гөлләрегез,яшелчә­җимешләрегез мулдан булган. Мине каршыларга ныклап әзерләнгәнсез икән. Мин дә сынатмадым быел! Озак

көттермәдем! Бик суык та булмадым. Яңгырларымны тыеп тордым сез яшелчә бакчасында,басуларда эшләрен төгәлләсен дип.Карап торам да

танымыйм. Бигрәк үскәннәр? Кая соң әле Шамил,Динар, Илнар? Шулай инде балалар,көн артыннан көн үтә торыр,айлар елларга тоташыр.Сез

дә олы кешеләр булырсыз .Тырыш ,хезмәт сөючән,тәрбияле балалар булып үсәрсез дип ышанып калам.Әйдәгез әле бәрәмебез гөрләп торсын

бер биеп күрсәтегез!

Татарча бию.


Көз : Булдырдыгыз балалар! Мин килүгә ничек эзерләндегез соң?

1:Яшелчә,җиләкләрне җыеп куйдык!

2. Бакчаларны җыештырдык.

3. Матур җырлар,шигырьләр өйрәндек.

Айгиз җыр.

4.Бүлмәне бизәдек.

5.Биюләр,җырлар өйрәндек.

Көз: Кая әле тикшереп карыйм!

Җыр :”Яфраклар бәйрәме”

Уеннар:

1. Бәрәңге җыю.

2.Суган утырту.

3.Эстафета.

Җиңүчелэргә бүләк: Илзир җыр

Көз : Ай,уңганнар,булганнар!

Яшелчәләр чыгып басалар:

5. Без инде хәзер зурлар

Тиз эшли безнең куллар

Яшелчәләр алабыз

Кәрзиннәргә салабыз.

“Уңыш җыры”

“Яшелчәләр полькасы”.

1. Безнең бакчада үсә

яшелчәнең төрлесе.

Түгәрәге бар,озыны

Ачысы бар төчесе.

1. Кәбестә аш пешереп,

Төрле салатлар ясый.

Витаминга бай ул диеп

Шул килеш тә ашылар.

1. Тураган да елата дип

Мине сөйлиләр туган.

Грипп эләкмәсен дисәң

Күбрәк аша суган.

1. Кыярны һәркем таный.

Кыяр салатка ярый.

Әгәрдә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

1. Ә мин ­булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

1. Тыгызланып туп кебек

үсеп җитәбәрәңге.

Кырдан көлдә пешкәне

Һай,бигрәк,инде тәмле!

1. Мин булам кызыл чөгендер

Бик файдалы яшелчә.

Миннән салатлар ясыйлар

Ашыйлар пешереп тә. “

Балалар,яз,җәй,көз безнең әтиләребез,бабаларыбыз,абыйларыбыз басуларда хезмәт куялар .Иген үстерәләр.Без сезнең белән икмәк

кадерен дә белеп үсәргә тиеш. Икмәк Көзнең иң олы бүләге.Безнең иң олы сыебыз.

“Икмәк кадере”

:Күңелем булды балалар!Сезне көз бәйрәме белән тагы бер котлыйм! Шатлыклы,бәхетле балачак ,тыныч,имин еллар теләп мин инде

юлга кузгалам.Минем бер басуда җылы якка китүче кошлар тукталганнар,шуларны озатасым бар .Хушыгыз балалар! Мин сезгә бүләк

калдырам.Зур алма.

Залга алма кертәләр.

1.

А. Б: Көз безгә табышмаклар калдырган:

1. Исе юк,төсе юк

Аннан башка тормыш юк(су).

2. Ул булса көн була,

Ул булмаса төн була.(кояш).

3. Агач бөгә кулы юк,

Йөри торган юлы юк.

Тузаннарны туздыра.(җил).

4. Үзем ап­ак,

Мул итеп уңыш бирәм

Вакытында җыймасагыз,

Үзем чыгып йөгерәм.(борчак).

5.Нинди аучы коралсыз,

Җәнлек аулый төн буе.

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе.(песи).

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Любой класс.

Урок соответствует ФГОС

Автор: Загидуллина Азия Закиряновна

Дата: 04.11.2014

Номер свидетельства: 126221

Барлык бәйрәм кунакларына бүләк :

“Зонтиклар белән бию”

: Булдырдыгыз балалар.Ә,хәзер алма белән сыйланабыз!

Көй ишетелә.Залга алма корты керә.

Сыйланды ди менә!.Минем алма бит ул.Мин беләсегез килсә­ шушы алманың хуҗасы­алма корты.Кайссы тишегеннән керсәм дә,чыксам

да мина ирек!Вәт!!!!!!!!. (Алма корты алма артына кача тишектән кулларын чыгара­бию


: Әй, алма корты!Ә безнең балаларга күчтәнәчне дә син ашап бетердеңме?

Алма корты: И,сез бигрәк инде! Миңа шушы алма да бик җиткән.Әнә тегендә кәрзин белән күчтәнәчләр бар.Ансы сезгә .Ә, минем алмага

тимәгез!Кая әле тынычлап ашап бетерим,пока!(алмасын тартып алып кереп китә.)

Балаларга алмалар тараталар.

.Б: Хөрмәтле кунакларыбыз,кадерле балалар! Һәркемгә исәнлке­саулык теләп без сезнең белән хушлашабаз! Күңелле бәйрәмебез тәмам!

Сау булыгыз!

Просмотр содержимого документа "Козге экият"(сценарий)

Скачать

"Козге экият"(сценарий)

Файлы из категории

Разработка внеклассного мероприятия: "Здоровый образ
перейти в каталог файлов


связь с админом